Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Көз

Көз

Драма, 2 бүлектә

Спектакль турында

Автор - Гаяз Исхакый. Рүзәл Мөхәммәтшин инсценировкасы.

   Нәфисә һәм Гөлсем. Өлкәнәя барган ике татар хатыны. Икесе дә зыялы гаиләдә туган, икесе дә төпле белем алган, яшьлектә икесе дә янып яраткан, икесе дә...

   Хәер, шушы урында охшаш яклары бетәдер дә. Бүген алар, әйтерсең, бер елганың ике ярында басып торалар. Көзге караңгылыкны ерып барган пароход кына аларны бер төнгә яңадан тигезләштерергә мөмкин.

   Гаяз Исхакыйның иң назик әсәрләреннән берсе, ниһаять, сәхнәдә!

   Спектакльнең премьерасы 2025 нче елның 28 нче ноябрендә булды.

   Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» (“Россиянең кече шәһәрләре театрлары” юнәлеше) федераль проекты ярдәмендә куелды.