Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Галия

Галия

Реаль вакыйгаларга нигезләнгән драма, 2 бүлектә

Спектакль турында

 Авторлар - Резеда Гобәева (Зәйниева), Таһир Таһиров (Ахунҗанов)

 1941 ел... 21 июнь... Илебезнең бөтен шәһәр-авыл мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре. Һавада баш әйләндергеч чәчәк исе, күктә җылы рәхәт кояш балкышы. Олы тормышка аяк басырга җыенган балаларның күзләрендә - чиксез өмет, йөзләрендә - бәхетле елмаю, күңелләрендә - туып килүче мәхәббәт, якты хыяллар. Ул хыялларга ирешү өчен, бәхетле булу өчен бернинди чикләр дә, каршылыклар да була алмый кебек. Тик тиздән соңгы кыңгырау чыңлар. Иң соңгысы. Ул өмет булып та, мәңгелеккә хушлашу чыңы булып та яңгырар. Ә аннары бөтен хыялларны томан эченә күмеп, таң атар. 22 июнь таңы...

   Реаль вакыйгаларга нигезләнеп куелган, өч тарих-новелланы эченә алган спектаклебез – бөек мәхәббәткә сугыш призмасы аша караш. Тик мәхәббәт кенә үлемнән көчлерәк, тик аны гына сугыш үтерә алмый.

  Спектакльнең премьерасы 2025 нче елның 17 нче сентябрендә булды.

  Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» (“Россиянең кече шәһәрләре театрлары” юнәлеше) федераль проекты ярдәмендә куелды.