Моңлы кич
Театр проекты
Спектакль турында
«Моңлы кич» - театр артистларыннан музыкаль баттл.
30 апрель көнне 18.00 сәгатьтә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының Зур залында «Моңлы кич» музыкаль баттлы узачак.
Матур музыкага гашыйк тамашачыларны күңелле, эмоциональ кичә көтә, алар үзләре музыкаль конкурсларның катнашучысы булачак.
Музыкаль баттл берничә раундтан тора. Бу – караоке-баттл да, музыкаль ребуслар чишү дә, клиплар буенча популяр татар җырларын тану да. Анда сезнең һәркайсыгыз үзенең иҗади сәләтен, зирәклеген, эрудициясен күрсәтә алачак.
