Бәхетлеме кеше дөньяда?
Театр проекты
Спектакль турында
Театр проекты. Театр артистларыннан концерт "Бәхетлеме кеше дөньяда?" 6+
9 ноябрь көнне 17.00 дә театрыбызның зур залында "Бәхетлеме кеше дөньяда?» дип исемләнгән концерт булачак.
Шигърияткә, җыр-моңга гашыйк тамашачыларыбызны җылы, күңелле кичә көтә. Талантлы артистларыбыз Нурсәнә һәм Алмаз Хөсәеновларның татар поэзиясе классикларының һәм яшь шагыйрьләрнең шигырьләрен, поэмаларын оста итеп башкарулары беркемне дә битараф калдырмаячак. Театр артистларыннан җанлы вокал һәм бию композицияләре бу матур кичәне тагын да бизәячәк. Тамашачылар шулай ук фортепиано һәм виолончель тавышы яңгыравын да ошатмыйча калмас.
Кадерле тамашачылар! Күңелегез белән ял итәргә концертка килегез! Керү бушлай. (2025)
