Борһан йорты
Спектакль турында
Автор - Илгиз Зәйниев
“Гаиләдә барысы да бер-берсе өчен үлеп торырга тиеш, югыйсә бәла ишек шакыячак”. Томас Манн.
Зур гаиләнең башлыгы Борһан дөнья куя. Мәрхүмне озатырга балалары, якыннары җыела.
Борһан “керпе бияләйле”, үтә кырыс, таләпчән ата була. Олы йорт төзи, гомере буе балаларына яхшы тәрбия бирергә, аларны аякларында нык басып торучы төпле, көчле кешеләр итеп үстерергә омтыла, ата-баба йолаларын, гореф-гадәтләрен төгәл үтәп, намуслы яшәргә өнди.
Аталары вафатыннан соң, бу гаиләдә тормышлар ничек дәвам итәр икән...
Спектакльнең премьерасы 2025 нче елның 25 нче апрелендә булды.
Спектакль 2 сәгать 15 минут бара.
Спектакль театрның Зур залында күрсәтелә.
Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» (“Россиянең кече шәһәрләре театрлары” юнәлеше) федераль проекты ярдәмендә куелды.
Рольләрне башкаралар:
Байназар – Рафил Зәйнуллин
Байбулат – Раушан Әсәтов
Банат – Люзия Чупашева
Баязит – Юрий Павлов, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты
Фирүзә – Нурсәнә Хөсәенова
Әминә – Гүзәл Шәмәрдәнова, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты
Кәлимулла – Фарил Вафиев, Татарстанның атказанган артисты
Бәдерхаят – Гөлназ Фәхразиева, Татарстанның атказанган артисты
Зәйнәп – Сәрия Әхсәнова
Айсылу – Альбина Әгъләмова
