Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Әниләр һәм бәбиләр

Әниләр һәм бәбиләр

Драматик хикәя, 2 бүлектә

Спектакль турында

  Автор - Туфан Миңнуллин

   Бу бик эмоциональ, дулкынландыргыч, мәхәббәт белән тулы вакыйга бала тудыру йортында бара. Бер палатада бер-берсенә бөтенләй охшамаган дүрт хатын-кыз. Һәр ананың – үз дөньясы, үз язмышы.

   Сабыр, зирәк Гөлфинә – һәр баласына җанын бирергә әзер торган ана, уникенче сабыен тапкан. Валентина – ирен өзелеп ярата, беренче баласы тууын җиде ел көткән алар. Авылдан ерак шәһәргә бала табарга килгән Алтынчәч исемле казах кызының язмышы тагын да катлаулырак. Аның баласы, тормышындагы бердәнбер шатлыгы, никахсыз туган. Кызның әтисе аның дөньяга килүен дә белми. Дүртенче ана Дилемманың язмышы да каршылыклы. Яшь, матур, сау-сәламәт хатын, бала тудыру йортындагы бар халыкны нәфрәтләндереп, үз баласыннан баш тарта.

     Т.Миңнуллин: “Ирсез бала үстерүгә инде ияләштек, күнектек. Ирсез бала тапканнарның балаларын алмавына ияләшеп барабыз. Ә монда… Ирле-хатынлы икесе дә салкын акыл белән… Монысына да ияләшсәк, кем булабыз инде без, балаларыбыз кем була?..”

   Спектакльнең премьерасы 2024 нче елның 13 нче декабрендә булды.

   Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» ("Россиянең кече шәһәрләре театрлары” юнәлеше) федераль проекты ярдәмендә куелды.

   Спектакль, Татарстан Республикасының «Тантана» театраль премиясе кысаларында, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең "Кече Ватан мәдәнияте" ("Кече шәһәрләр театрлары" юнәлеше) федераль проектының махсус бүләгенә лаек булды. (Казан, 2025 ел, диплом).