Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Әлепле әртисләре

Әлепле әртисләре

Комедия, 1 бүлектә

Спектакль турында

Автор - Әмир Камалиев (Аманулла)

   Әлепле авылының халык театры артистлары авылдашлары һәм район үзәге җитәкчеләре алдында ел саен яңа спектакль күрсәтәләр. Шул традицияне дәвам итү өчен, колхоз рәисе театр куярга шәһәрдән режиссер кайтара.

   Колхоз эшеннән бушаган арада репетицияләр башланып китә, алар Әлепле халкының мәхәббәт тарихлары белән үрелеп бара.

   Тамашачы авыл артистларының спектаклен күрә алмаса да, бик кызыклы сәхнә арты тормышын күзәтәчәк.

   Комедия бетмәс-төкәнмәс көндәлек мәшәкатьләр арасында иҗатка вакыт тапкан авылның ихлас, эчкерсез, эшчән кешеләре турында.

   Спектакльнең премьерасы 2024 нче елның 8 нче ноябрендә булды.

   Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» (“Россиянең кече шәһәрләре театрлары” юнәлеше) федераль проекты ярдәмендә куелды.