Замана әкиятләре
Спектакль турында
Автор - Резедә Зарипова (Гүзәл Шәмәрдәнова инсценировкасы)
Әлеге спектакльдә Резедә Зарипованың дүрт әкиятен Кәҗә белән Сарык капчыгына салып дуслаштырдык. Һәркайсы үзенчә матур – “Керпегә дус”та курчак әкиятен күрергә, “Ачудан кабарган мендәрләр”дә сөйләшә торган мендәрләрнең үзара мөнәсәбәтен, төрле эчлекле мендәрләрнең эчен күреп, тотып карарга, “Йолдызларны кем кабызган”да серле йолдызлар тарихы белән танышырга, “Нәрсә ул ярату”да ярату серләрен ачып, йомшак, назлы хисләр кочагына чумарга мөмкин.
Иң мөһиме, бу тылсымлы әкиятләрнең нигезендә балаларда дуслык, хөрмәтләү, ярату, кадерләү, ярдәмләшү хисләре тәрбияләү һәм, әлбәттә, яңа белем алып, үзләре өчен ачышлар ясау ята.
Спектакльнең үзенчәлекле ягы – тамаша барышында балалар һәм олыларның сәхнәгә менеп әкиятнең эченә керү мөмкинлеге булу. Һәр нәрсәне үз күзләрең белән күреп, үз кулларың белән тотып карап, артислар белән бер хисләр ташкынында әкият дөньясында яшәп алырга була.
Спектакльнең премьерасы 2024 нче елның 13 нче сентябрендә булды.
Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» (“Россиянең кече шәһәрләре театрлары” юнәлеше) федераль проекты ярдәмендә куелды.
