Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Мәрәтхуҗадан - Туфан

Мәрәтхуҗадан - Туфан

Театр проекты

Спектакль турында

    Менә инде ун елдан артык театрның һәр яңа сезоны, традиция буенча, 25 августта Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның кече ватаны Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында аның туган көнендә ачыла.

    Көндез Туфан Миңнуллин музее янында аның истәлегенә багышланган искә алу чарасы уза. Анда язучылар, шагыйрьләр, район хакимияте җитәкчеләре, авылдашлары, драматургның туганнары катнаша, аның турындагы матур истәлекләре белән уртаклашалар. Безнең театр артистлары тамашачыларга моңлы җырларын, шигырьләрен бүләк итә, аның пьесалары буенча куелган спектакльләрдән өзекләр күрсәтә.

    Кич белән мәрәтхуҗалылар, барлык кунаклар безнең театр спектаклен карый. Алга таба гастрольләр район авылларында һәм Кама Тамагы бистәсендә дәвам итә. Барлык спектакльләр дә бушлай күрсәтелә.

   Без Кама Тамагы районы театралларына җылы алкышлары, кунакчыллыклары өчен бик рәхмәтле. Күренекле татар әдәбиятчысы һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлеген мәңгеләштерүгә безнең өлеш тә керү белән чиксез горурланабыз. Театрыбыз 2012 елдан алып аның исемен горурлык белән йөртә!