"Идел-йорт" фестиваль-бәйгесе кысаларында иҗади лаборатория
Спектакль турында
"Идел-йорт" фестиваль-бәйгесе кысаларында иҗади лаборатория
Традиция буенча мартта Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында Шамил Закиров исемендәге төбәкара "Идел-йорт" театр коллективлары фестиваль-бәйгесе кысаларында иҗади лаборатория үтә.
Лаборатория эшендә республика районнарыннан халык һәм балалар театрлары вәкилләре: җитәкчеләр, режиссерлар, артистлар; мәдәният йортлары, авыл клублары җитәкчеләре катнаша.
Лабораториянең максаты - үзешчән театр коллективларын ныгытуга һәм үстерүгә ярдәм итү. Лабораториядә катнашучылар өчен актерлык осталыгы, режиссура, грим салу, спектакльнең ут һәм музыкаль бизәлеше буенча мастер-класслар үткәрелә, театр спектаклен күрсәтү оештырыла. Соңыннан спектакль турында баш режиссер һәм театр артистлары белән фикер алышу була. Мондый нәтиҗәле иҗади очрашулар ел саен бик җылы һәм күңелле уза. Безнең кунаклар актив рәвештә эшкә кушылалар, үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап алалар.
