Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Аждаһаны ничек кулга ияләштерергә

Премьера! Әкият, 1 бүлектә

Спектакль турында

   Куян үзенең елы тәмамлану белән килешә алмый. Аның киләсе елда да хакимлек итәргә нияте бар. Үзенең мәкерле максатына ирешү өчен, ул кечкенә Аждаһаны кулга ияләштерергә уйлый.

   Балаларны һәм аларның әти-әниләрен күңелле һәм тылсымлы тамаша, кызыклы, мавыктыргыч уеннар, төрле бәйгеләр һәм Яңа ел бүләкләре көтә. (2023)