Әкияттә кунакта
Спектакль турында
Автор - Гүзәл Шәмәрдәнова
Спектакль "Балалар - балаларга" проекты кысаларында күрсәтелә.
«Әкияттә кунакта» - татар халык әкияте «Камыр батыр» мотивлары буенча куелган тылсымлы әкият.
Зирәк, оста, көчле, шаян һәм игелекле Камыр батыр, дуслары белән бергәләп, озын сакалы тылсым көченә ия булган явыз сихерче Сакалбайга каршы көрәшә һәм аның әсирлегеннән чибәр Сөмбелне азат итә.
Яхшылык һәм яманлык, хәйлә һәм гаделлек турындагы гыйбрәтле әкият беркемне дә битараф калдырмас.
Видеомеппинг, курчак һәм күләгә театрлары элементларын куллану әкиятне тагын да баета, аны гаҗәеп эффектлы итә.
Спектакльдә барлык рольләрне безнең театр каршында эшләүче "Бишегем" балалар театрының яшь артистлары уйный.
Спектакльнең премьерасы 2022 нче елның 23 нче июнендә булды.
