Театрда туган гаиләләр
Спектакль турында
РФ Президенты Указы белән 2024 ел Россия Федерациясендә “Гаилә елы” дип игълан ителде. Бу безнең ил өчен мөһим вакыйга, гаилә кыйммәтләрен ныгыту юлында тагын бер адым.
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры репертуарында гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга, гаиләне ныгытуга, гаилә традицияләрен саклауга багышланган спектакльләр күп. Бу спектакльләр ел дәвамында театрда, ТР һәм РФ буйлап гастрольләр вакытында күрсәтеләчәк.
2023 елның декабреннән 2024 елның март азагына кадәр «ВСЕЙ СЕМЬЕЙ» федераль проекты гамәлгә ашырылды. Әлеге проект кысаларында 27 гыйнварда 13.00 сәгатьтә безнең театрда “Гаилә елы” башлану уңаеннан бәйрәм узды. Ул парлап театрда эшләүче гаиләләргә багышланды.
Ә алар безнең театрда берничә. Гаилә елы кысаларында үтәчәк чараларда геройлар танышу тарихлары, гаилә бәхете серләре белән уртаклашыр. Бәйрәмнәр театраль парлар һәм аларның балалары башкаруында җырлар, шигырьләр, биюләр, уеннар, мастер-класслар, спектакльләрдән өзекләр белән үрелеп барачак.
