“Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль кичәсе
Театр проекты
Спектакль турында
Әдәби-музыкаль кичә
Легендар “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе – Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Аның сәхнәсенең кунаклары - республикабызның иң танылган, иң затлы әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, төрле өлкәләрдә үзенең тырыш хезмәтен куйган данлыклы хезмәтчәннәр.
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында, “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе кысаларында, ел дәвамында төрле шәхесләргә багышланган зур тамашалар булачак.
2026 елның 24 апрелендә узачак "Җидегән чишмә" Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Илдус Хаҗи улы Мортазинның иҗатына багышлана.
