Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Әбрәкәй

Әбрәкәй

Сатирик комедия, 1 бүлектә

Спектакль турында

Автор - Туфан Миңнуллин   

   Вакыйга федераль юл буенда урнашкан Кәкре Каенда бара. Авыл башында яшәүче Гыйбадулла, юл тузаны һәм машина газы кермәсен өчен, үзенең бакча башына агачлар утырткан була. Тик ул агачлык юлчыларның кече һәм олы «йомышларын» үтәп чыга торган урынга әйләнә. Бу хәлдән гаҗиз булган Гыйбадулла, сәнәк тотып бакча башына сакка басып, агачлыкның әбрәкәй түгеллеген аңлатырга керешә.       

   Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләреннән берсе булган «Әбрәкәй» әбрәкәй турында түгел! Бу сатирик комедиядә яшәешебезнең иң авыру җирләре күрсәтелә.

   Спектакльнең премьерасы 2023 нче елның 27 нче декабрендә булды.

   Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» (“Россиянең кече шәһәрләре театрлары” юнәлеше) федераль проекты ярдәмендә куелды.