Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Кышкы манзара

Кышкы манзара

Театр проекты

Спектакль турында

   Кыш ул - ап-ак могҗиза. Кар бөртекләре, биеп, дөньяны ак япма белән каплыйлар. Ә кыштан нәрсә исе килә? Кар, мандарин, ылыс, сафлык һәм шигырь исе...

Театрның «Кышкы манзара» яңа проекты кысаларында театр артистлары һәм хезмәткәрләре "кышкы" шигырьләр уку өчен «Гаилә» шәһәр паркына барачак. Танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен әзерләдек, ә аларны шәһәр халкы укыячак һәм, әлбәттә инде, без дә. Бу проект шәһәребез халкының күңелләрендә шигърияткә мәхәббәт уятырга, шигъри сүзнең матурлыгы һәм көче турында искә төшерергә тиеш. Шулай ук безнең күпмилләтле шәһәр халкы һәм кунаклары үз туган телләрендә дә шигырьләр укый ала. (2023)