Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Осталыгың белән бүлеш

Осталыгың белән бүлеш

Театр проекты

Спектакль турында

   Театр үзенчәлекле атмосфера тудырылган уникаль урын, ул уңай эмоцияләр китерә, ул - әкияти дөнья, аның караңгы залында могҗиза, тылсым туа.

   "Осталыгың белән бүлеш" проектын булдыруның максатлары - балаларны һәм өлкәннәрне сәнгать юнәлешләренең берсе булган театрга җәлеп итү, аның белән якыннанрак таныштыру, театрга кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү, тамашачылар һәм артистлар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен формалаштыру.

   Кунаклар, театрдагы җылы очрашулар вакытында, артист һөнәре белән генә түгел, ә режиссер, музыкант, рәссам, бутафор кебек иҗади  профессияләр белән, шулай ук грим салу серләре белән дә танышалар. Шулай итеп, киләчәк тамашачыларыбызны үзебез тәрбияләячәкбез. Бүгенге яшь тамашачыларыбыз, зурайгач та, үзләренең буш вакытларын театрга йөрүгә багышларлар дип өметләнәбез.