Пәрдә арты
Спектакль турында
Театрның мәдәни - белем бирү проекты “Пәрдә арты”
"Пәрдә арты" проекты кысаларында театр буйлап экскурсияләр - сәхнә сәнгатенең тылсымлы дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ул. Экскурсовод белән кызыклы әңгәмә вакытында кунаклар театрның тарихы һәм хәзерге тормышы, артистлар, төрле театр жанрлары, театрның эчке рухы турында беләчәкләр. Алар тамашачылар залларын, сәхнә артын, грим бүлмәләрен, бутафор цехын, театр костюмнары саклана торган бүлмәләрне дә күрәчәкләр. Кунакларга инновацион техник чаралар белән җиһазландырылган Кече залның технологик мөмкинлекләре күрсәтеләчәк. Экскурсия кызыклы гына түгел, файдалы да ял булачак.
Экскурсияләр ел дәвамында үткәреләчәк. Шәһәребез театралларын һәм театрга сирәк яки бөтенләй йөрмәгәннәрне дә күреп шат булырбыз. Бәлки, алар тиздән безнең тамашачылар сафын тулыландырыр.
