55!
Спектакль турында
Легендар “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе – Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Аның сәхнәсенең кунаклары - республикабызның иң танылган, иң затлы әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, төрле өлкәләрдә үзенең тырыш хезмәтен куйган данлыклы хезмәтчәннәр.
15 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе кысаларында “55!” исеме астында зур тамаша булачак. Ул Түбән Кама шәһәренең “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең 55 еллык юбилеена багышланачак.
Кичәгә әдәби иҗатны яраткан шәһәр һәм район халкын чакырабыз! Тамашачылар танылган җирле шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашачак, алар арасында ТР Язучылар берлеге әгъзалары да бар. Әдәби берләшмә канаты астында иҗат итүче яшьләрнең иҗаты белән дә танышырсыз. Түбән Кама язучылары киләчәккә планнары белән дә уртаклашыр, юбилей уңаеннан котлаулар кабул итәр.
Шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар белән аралашырга рәхим итегез! (2023)
