Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Мәхәббәт кошлары

Мәхәббәт кошлары

Музыкаль комедия, 1 бүлектә

Спектакль турында

   Автор - Илшат Йомагулов

   Авылга яшь пар – участковый Апуш белән укытучы Сәрия килеп урнаша. Берничә авыл ир-аты Апушны яратып бетерми, аны монда үзенең кырыс тәртипләрен урнаштырырга тели дип саныйлар. Ә менә аның чибәр хатыны аларга, киресенчә, бик ошый. Моны сизеп алган хатыннары, көнләшүдән янып-көеп, үч алу планын төзиләр, ничек тә боларны авылдан куып җибәрмәкче булалар.

   Спектакльдә гаиләдә килеп чыгучы актуаль проблемалар, ир һәм хатын мөнәсәбәтләре күтәрелә. Якын кешеләр бер-берсен ишетмиләр, аңламыйлар, конфликтка керәләр, мәхәббәт, игътибар, кайгыртуның нәрсә икәнен дә оныталар.

   Яшь пар, уйлап эш итеп, авыл ловеласларын акылга утырта һәм өч гаиләне җимерелүдән саклап кала.

   Спектакльнең премьерасы 2023 нче елның 29 нчы ноябрендә булды.

   Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» (“Россиянең кече шәһәрләре театрлары” юнәлеше) федераль проекты ярдәмендә куелды.