Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Аксак

Аксак

Драма 1 бүлектә

Спектакль турында

   Автор - Мансур Гыйләҗев ("Бичура" пьесасы буенча)

   Аксак кушаматлы карт кайчандыр йөз унҗиде йорттан торган, ә хәзер бөтенләй бушап калган авылда яши. Ул Кара җаннар белән көрәшә, йорт иясе Бичура белән сөйләшеп  күңелен тынычландыра. Җитмеш ел яшәгәннән соң, ул тормышын, үз тирәсендә булганны күрүдән куркып, «йомык күзләр белән» үткәргәнен аңлый. Узган гомере аңа мәгънәсез булып тоела, үзенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында җитди уйлана башлый.
    Спектакль тарихи хәтерне, милли менталитетны, буыннар бәйләнешен югалту турында. Бары тик милли үзаңны саклап, үстереп, тамырларга һәм традицион кыйммәтләргә кире кайтып кына дөньяда гармониягә ирешеп була.

    Спектакльнең премьерасы 2022 нче елның 23 нче декабрендә булды.

    Спектакль "Бердәм Россия" партиясенең “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль проекты ярдәмендә куелды. 

    Спектакль

- Төрки халыкларның XVI «Нәүрүз» халыкара театр фестивалендә (Казан, 2023 ел, диплом),

- «Россиянең нефть, газ, химия шәһәрләре театр атналыгы»нда (Түбән Кама, 2023 ел, "Профессиональ осталык өчен" дипломы) катнашты.