Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Мираликундия. Серле гиппопотам.

Мираликундия. Серле гиппопотам.

Әкият 1 бүлектә

Спектакль турында

     Авторлар - Владимир Лифшиц, Ирина Кичанова

    Чын дус нинди булырга тиеш дип уйлаганыгыз бармы? Ә менә кечкенә Арыслан  уйлана башлый. Ул, мөгаен, иң шәп, иң акыллы, иң матур булырга тиештер! Бик-бик укымышлы жираф Жора абый бу сыйфатларның бары тик гиппопотамга гына хас булганын аңлата.   
    Шуннан соң Арыслан малае  чын дус эзләргә чыгып китәргә була. Бик матур да, бик шәп тә булмаган танышы гап-гади бегемот Боря аңа ярдәм итәргә алына. Бу ике бәләкәчне әкияти Мираликундия буйлап йөргәндә гаҗәеп маҗаралар, күп төрле сынаулар көтә.

    Спектакльнең премьерасы 2022 нче елның 13 нче декабрендә булды.

    Спектакль «Россиянең нефть, газ, химия шәһәрләре театр атналыгы»нда катнашты (Түбән Кама, 2023 ел).