Бәби
Спектакль турында
Автор - Илгиз Зәйниев
Хуҗалары ташлаган этләр һәм песиләр, рәнҗетүчеләреннән ераграк качып, шәһәр читендә көн күрә. Кыргыйланып беткән йорт хайваннары дөньясында мәрхәмәт һәм мәхәббәткә, җылы хисләргә урын калмаган. Монда читләрне, бигрәк тә кешене кабул итмиләр. Тик бервакыт, эт һәм песиләрнең чираттагы сугышуын бәби елавы өзә…
Кем һәм нигә сабыйны монда китергән? Аяусыз хайваннар адәм баласы белән нишләр? Бала аларны нәрсәгә өйрәтә алыр?
Бу гыйбрәтле әкият безне мәхәббәт һәм тугрылыкка, сабырлыкка, башкалар алдында җаваплылыкка, бирелгән сүзеңдә торырга өйрәтә. Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган «Бәби» спектакле – гаилә белән карау өчен күңелгә үтеп керә торган, дулкынландыргыч тамаша.
Спектакльнең премьерасы 2022 нче елның 14 нче сентябрендә булды.
Спектакль "Бердәм Россия" партиясенең “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль проекты ярдәмендә куелды.
