Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Cүнгән йолдызлар

Cүнгән йолдызлар

Драма 1 бүлектә

Спектакль турында

   Автор - Кәрим Тинчурин

   Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары, ышанулары эчендә матур мәхәббәт туа. Чиста йөрәкле, ихлас сөя белүче яшь, матур Сәрвәр белән Исмәгыйль бер-берсе өчен яратылган җаннар. Ямьсез, бөкре, "тышкы күренеше шайтанга охшаган" Надир да чибәр Сәрвәрне ярата, аның да бәхетле булырга хакы бар. Һәр герой үз бәхетенә омтыла, үзенчә юл яра, ләкин аларның барысын да чынбарлык, реаль  тормыш чолгап алган. Һәр геройга карата рәхимсез булган бу реаль  тормыш корбаннар сорый. Исмәгыйль  һәм Надир мәхдүмнең Сәрвәргә булган мәхәббәте дә фаҗигагә әйләнә.

    Һәр кеше күктә үз йолдызы барлыгына ышанып яши. Йолдызның янганда син дә яшисең, бәхетле булып озын гомер кичерергә өметләнәсең. Тик тормыш гаделсезлеге язмыш йолдызларын сүндерә.

    Спектакльнең премьерасы 2022 нче елның 28 нче апрелендә булды.