Ияләр
Спектакль турында
Автор - Рөстәм Галиев
Спектакль Татарстанның халык рәссамы, сынчы, агач уймалар остасы Әхсән Фәтхетдиновка багышлана. Аның иҗаты халык байлыгына әверелде. Ул төзелеп килүче Түбән Каманың сынчы шагыйре булды, шәһәр кырыслыгына халыкчан төзелеш сәнгатенең җылылыгын, йомшаклыгын, милли көйләрнең матурлыгын һәм сафлыгын кертергә омтылды.
Әхсән Фәтхетдиновның сәнгать әсәрләре арасында аеруча “Ияләр”е зур танылу алды, цикл 50 дән артык эштән тора. Ул татар сәнгате тарихында, беренче тапкыр, мәдәниятебезнең мәҗүсилек чорына мөрәҗәгать итте. Рәссам сүзләренчә: “табигатьтә ияләр юк, алар бары тик кеше күңелендә генә яшиләр. Татар фольклоры буенча, безнең тирәдәге һәммә нәрсәнең иясе, сакчысы, хуҗасы бар... Ияләр үлемсез... Алар ...кешене әхлак кысаларында тотачак”.
Биографик драма-эссеның геройлары – Рәссам үзе һәм Ияләр. Нәкъ менә алар тамашачыларны халык рәссамының уникаль һәм үзенчәлекле иҗаты белән таныштырачаклар, аның тормыш юлы турында сөйләячәкләр. Спектакль дәвамында иҗатчы өчен камертоннар булган, авыр заманнарда рухын төшермәскә, адашмаска ярдәм иткән аның яраткан халык җырлары яңгыраячак. Ияләр аның сүзләре белән дөнья матурлыгы, иҗат, табигать белән бергәлек, әхлак, халык бәлаләре турында сөйләячәк...
Спектакльнең премьерасы 2022 нче елның 17 нче февралендә булды.
Спектакль "Бердәм Россия" партиясенең “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль проекты ярдәмендә куелды.
