Без китәбез, ә сез?
Спектакль турында
Автор - Салават Юзеев
Спектакль «Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы»на багышлана
«Без китәбез, ә сез?» спектакле сайлау, тормышта үз урыныңы табу турында. Исеме үк Габдулла Тукайның «Китмибез!» шигырен искә төшерә. Пьесаның тексты – яңа җирләр кирәкме, шунда китәргәме, әллә монда калырга да мөмкинме кебек темаларга уйлану ул. Яшьләр һәрвакыт өлкән буын шикелле түгел, ә үзгәчә яшәргә тели. Шуңа да бу сорауларга һәркемнең үз җавабы.
Сәхнәдә – гаилә тарихы. Бөтен кешелек гаиләләрдән тора бит. Шуңа күрә гаилә таркалу – коточкыч вакыйга. Бигрәк тә, туйлар кичә генә узган булса. Тик еракта калган елларның өрәкләре бүгенге көнгә күләгә ташлый. Яшь парның әти-әниләре һәлакәт булмасын өчен барысын да эшли. Әмма яшьләр үз гаиләләренә фаҗигале тарихның кыйпылчыкларын кертергә теләми. Традицияләргә буйсыныргамы яки яңа тормыш эзләп китәргәме? Берсе икенчесен кире какмый – иң мөһиме, сайлау мөмкинлеге һәрвакыт бар.
Спектакльнең премьерасы 2021 нче елның 28 нче ноябрендә булды.
