Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Сакаллы сабый

Сакаллы сабый

Драма,1 бүлектә

Спектакль турында

      Автор - Фёдор Достоевский. Илтөзәр Мөхәммәтгалиев инсценировкасы.

     Федор Достоевскийның тууына 200 ел тулуга багышлана

     Җәмгыятькә бөтенләй үзләрен белгертмәгән, аның эшләренә катнашмаган кешеләрне элек идиот дип атаганнар. Ә бүгенге җәмгыятьтә “идиотлар” кемнәр? Без үзебез түгел микән? Җәмгыятьне алып бара торган юл сүзләргә генә корылган, идеологик ялгышлар чамасыз. Достоевский “Идиот”ы белән безне “кыйный”, үзебезгә йөзебезне ачып күрсәтә. Өйрәтү күп, сүз күп, ә эш юк. Барыбыз да акыллы, аңлы, белдекле, эшләүче юк. Хәтта кешеләрнең мәхәббәте дә тоташ буш сүзгә әверелеп бара. Әхлакый һәм рухи кыйммәтләрнең көннән көн кими баруында да безнең өлешебез бар.

Спектакльнең премьерасы 2021 нче елның 26 нчы маенда булды

Спектакль "Бердәм Россия" партиясенең “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль проекты ярдәмендә куелды. 

Спектакль ХХV Халыкара Ф. М. Достоевский исемендәге театр фестивалендә катнашты (Бөек Новгород, 2021 ел, ноябрь).