Таң вакыты
Спектакль турында
Автор - Сәгыйть Рәмиев
Спектакль «Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы»на багышлана
“Таң вакыты” - Сәгыйть Рәмиевнең төп әсәрләреннән берсе. Бу шигырь татар халкын уянырга, яңа тормышны, яңа көнне тоярга чакыра. Таңда кешенең йокыдан уянып реаль дөньяны ничек бар шулай күрү мөмкинлеге бар.
Спектакльнең премьерасы 2021 нче елның 19 нчы мартында булды.
Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль проекты ярдәмендә куелды.
Спектакль ХХVIII Россиякүләм «Алтын битлек» милли театраль Премия һәм Фестивалендә катнашты. 5 номинациядә җиңүгә дәгъва итте:
"Кече формадагы иң яхшы спектакль/драма", "Иң яхшы режиссер эше/драма", "Иң яхшы ир -ат роле/драма", "Иң яхшы рәссам эше/драма", "Иң яхшы ут куючы рәссам эше/драма". Дипломнар белән бүләкләнде. (Мәскәү, 2021 - 2022 еллар.)
Артист Алмаз Хөсәенов 2020-2021 сезон йомгаклары буенча «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе һәм фестивале номинанты булды («Иң яхшы ир-ат роле/драма» номинациясе - С.Рәмиевның "Таң вакыты" спектаклендә Сәгыйть Рәмиев роле өчен), (2022 ел).
"Һөнәр" ХIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивалендә катнашты (диплом), (Казан, 2021 ел).
Артист Алмаз Хөсәенов С. Рәмиевның «Таң вакыты» спектаклендә башкарган Сәгыйт Рәмиев роле өчен «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегеннән «Тантана – 2022» театраль премиясенең махсус бүләгенә лаек булды.
Мохтар Әүэзовның тууына 125 ел тулуга багышланган Урта Азия илләренең VIII Халыкара театр фестивалендә катнашты. «Шигъриятнең сәхнә сәнгатендә гәүдәләнеше» номинациясендә җиңүче дипломына, "Мохтар Әүэзовның тууына 125 ел тулуга багышланган Урта Азия илләренең VIII Халыкара театр фестивалендә катнашкан һәм театр сәнгатен саклауга, үстерүгә керткән өлеше өчен» һәм төрки милләтләрнең халыкара «Тюрксой» оешмасы дипломнарына ия булды. (Казахстан Республикасы, Алма-ата, ноябрь 2022 ел.)
VI милләтара «Сообщение» театр фестивалендә катнашты. «Иң яхшы рәссам эше» өчен дипломына (Лилия Имаметдинова, Илшат Саяхов) һәм жюриның "Артист һәм хореографның талантлы дуэты өчен" махсус бүләгенә (Алмаз Хөсәенов, Марсель Нуриев) лаек булды, (Пермь крае, Кудымкар шәһәре, октябрь 2024 ел).
Моноспектакльләрнең XI "Монофест" фестиваль-бәйгесендә катнашты. Артист Алмаз Хөсәенов II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде (Пермь шәһәре, ноябрь 2024 ел).
Моноспектакльләр һәм дуэтларның VII «СВОЙ» ачык театр фестивале (диплом), (Екатеринбург шәһәре, сентябрь 2025 ел).
