Озын-озак балачак
Спектакль турында
Автор - Мостай Кәрим. Рәзилә Насыйбуллина инсценировкасы.
Балачакны беркем дә читләтеп үтә алмый. Балачак - һәр кеше тормышында әһәмиятле, гаҗәеп чор, чагу төсләр һәм хыяллар белән тулы әкияти дөнья. Спектаклебез могҗизаларга ышанучан, берҡатлы, чая балалардан имән үзәкле, нык, сабыр, чыдам, рәхимле булып үсеп җиткән матур җанлы кешеләр турында. Хөрмәтле тамашачы! Үлем-китем турында сүз күберәк тоелса, гаҗәпләнмә. Яшәү белән үлем икесе дә тиң хоҡуҡлы. Үлем турында сүз барганда яшәүнең ҡадере, ҡуанычы, мәгънәсе раслана.
Спектакльнең премьерасы 2020 нче елның 16 нчы декабрендә булды
Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Россиянең кече шәһәрләре театрлары» федераль проекты ярдәмендә куелды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана – 2021» театраль конкурсы - премиясе кысаларында М. Кәрим әсәре буенча куелган «Озын-озак балачак» спектаклендә башкарган Әсгать роле өчен Рәдис Гарипов Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтыннан махсус бүләккә лаек булды.
