Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
ЧП

ЧП

Комедия, 1 бүлектә

Спектакль турында

   Автор - Илсөяр Иксанова, Гөлсинә Хәмидуллина

   Кешеләр җәмгыяте бик күп кырлы. Безгә аның бер ягын гына күрсәтергә тырышалар. Тормышның бар якларын да яктыртырга тиешле профессия бар, ул – журналист. Журналист халык арасында булырга тиеш. Хәзерге заманда журналистның роле бәяләп бетергесез, шул аңа билгеле бер күләмдә әхлакый җаваплылык та йөкли. Тик алар да тормышның уңай якларын гына күрсәтергә мәҗбүрләр. Чөнки үткен темаларга, коррупцияләрне фаш итүгә тотынсалар эшсез калырга да мөмкиннәр, хәтта гомерсез дә.

Спектакльнең премьерасы 2019нчы елның 29нчы декабрендә булды

Спектакль “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль партия проекты ярдәмендә куелды.