Татарстанның атказанган артисты – 2014, РФ Театр әһелләре берлеге әгъзасы
1961 елның 6 маенда Башкортстанның Аургазы районы Мостафа авылында туа. 1979 – 1981 елларда Армиядә хезмәт итә. 1987-1989 елларда Әлмәт татар дәүләт драма театрында артист булып эшли. 1990 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. 1999 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында артист булып эшли.

