Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре - 2023, РФ Театр әһелләре берлеге әгъзасы
1966 елның 7 июлендә Татарстанның Әлки районы Татар Төгәлбай авылында туа. 1985-1987 елларда – Алабуга культура агарту училищесының режиссура бүлегендә укый.1987-1990 елларда – Әлмәт татар дәүләт драма театрында артист булып эшли.
1990-1997 елларда – Түбән Кама татар дәүләт драма театрында артист булып эшли.
1998-2002 елларда - Түбән Кама шәһәренең халык иҗаты йортында әдәби-музыкаль оешмасының "Җидегән чишмә" режиссеры һәм җитәкчесе.
2002-2010 елларда - Түбән Кама балалар халык театры "Әллүки"нең режиссеры.
2010 елдан алып - Түбән Кама татар дәүләт драма театрының артисты.

