Татарстанның атказанган артисты - 2009, РФ Театр әһелләре берлеге әгъзасы
1955 елның 6 июлендә Татарстанның Чермешән районы Иске Кади авылында дөньяга килә. 1974 – 1976 елларда армиядә хезмәт итә. 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлагач, Әлмәт татар дәүләт драма театрына артист булып урнаша. 1992 елдан Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты.

