Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрыннан Мәскәүдә узган “Артмиграция ” яшьләр театраль фестиваль- форумы эшендә яшь артистларыбызның берсе Гүзәл Шәмәрдәнова катнашып кайтты. РФ театр әһелләре берлеге оештырган әлеге форумга эләгү бәхетенә Гүзәл сайлап алу турын үтеп иреште. Танылган режиссерлар, театр тәнкыйтьчеләре үткәргән тренингларда катнашып, лекцияләр тыңлап, кичләрен Тула, Төмән, Томск, Владимир театрларының яшь режиссерлары куйган спектакльләрне карап бер атнаның үткәне сизелмәде дә, дип рухланып сөйләде Гүзәлебез. (8-13 сентябрь 2014)
Гомумроссия яшьләр форум-фестивале «Артмиграция»

← Барлык яңалыклар
