Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

"Бүре каны" Төркиядә

"Бүре каны" Төркиядә

     2012 елның апрелендә Төркиянең Конья шәһәрендә «Мең сулыш – бер тавыш» театр фестивале булып узды.  Без анда Нәбирә Гыйматдинова  әсәре буенча куелган «Бүре каны» спектакле белән катнашып, театр белгечләре һәм тәнкыйтьчеләренең югары бәясенә лаек булдык. 21 апрель көнне Конья шәһәренең дәүләт театры сәхнәсендә спектаклебезне көндез фестивальдә катнашучылар өчен, ә кичтән шәһәрдә яшәүче театр сөюче татарлар өчен уйнадык.
     Ә аңа кадәр, 14 апрель көнне Истамбулда бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууга 126 ел тулуга багышланган тантаналы кичәдә катнаштык. Кичәне Төркия җөмһүриятенең Истанбул шәһәрендә эшләп килүче "Идел-Урал төркиләре мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте" иҗтимагый оешмасы оештырган иде. Анда шулай ук Җәмгыять рәисе Гөлтән ханым Ураллы, ТР Мәдәният министры А.М.Сибагатуллин, Тюрксой каршындагы ТР Мәдәният министрлыгының тулы вәкаләтле вәкиле Лилия Саттарова катнашты.


← Барлык яңалыклар