Театрыбыз артистлары Рафиль Зәйнуллин белән Юрий Павлов Улан-Удэда узучы “Алтан Сэргэ” халыкара фестиваль-форумына киттеләр. Анда Монголия, Бурятия, Якутия, Калмык, Хакас, Мәскәү театрлары җыелып үзара тәҗрибә уртаклаша. Артистларыбыз спектакльләр карап, иҗади очрашуларда, брифингларда, “түгәрәк өстәл” янында сөйләшүләрдә катнашып вакытларын бик файдалы үткәрәләр. Мәскәүнең Евгений Вахтангов исемендәге академия театры фестивальнең һәр көнендә үзенең спектакльләрен күрсәтә!!!
Безнекеләр Бурят илендә!

← Барлык яңалыклар
