Башкортостанда гастрольләрдә
Театр коллективы 6-8 апрельләрдә Башкортостанда гастрольләрдә булып кайтты. 6, 7 апрельдә Туймазы шәһәре тамашачысы Л.Леронның “СыСыСыРда ясалган...нар” комедиясен, Н.Гыйматдинованың “Бүре каны” драмасын, 8 апрельдә Октябрьскийның театр сөючеләре Л.Леронның “СыСыСыРда ясалган...нар” комедиясен карадылар. Бу спектакльләр Башкортостан тамашачысына беренче тапкыр тәкъдим ителде, алар тарафыннан искиткеч җылы кабул ителде. 12, 13 апрельләрдә Туймазы татар дәүләт драма театры җавап гастрольләре белән безнең шәһәргә килде.
← Барлык яңалыклар
