Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Безнекеләр Казахстанда!

Безнекеләр Казахстанда!

                                   
    24-27 октябрьдә Казахстанның Талдыкорган шәһәрендә Үзәк Азия илләренең «Казахстан – Евразия йөрәге» дип исемләнгән VІ Халыкара театраль фестиваль булып узды. «Казахстан – Евразия йөрәге» VІ Халыкара театраль фестивале Казахстан Республикасының мөстәкыйльлегенә 25 ел тулу уңаеннан Үзәк Азия илләре белән Казахстанның театр сәнгате, театр сәнгатен үстерү һәм иҗади инициативаны стимуллаштыру, шулай ук театр җәмәгатьчелеген яңа формаларга җәлеп итү өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту максаты белән үткәрелде.
    Фестивальдә Кыргыз, Таҗик, Казах илләреннән театрлар катнашты. Татарстан Республикасы данын безнең театр яклады. 
    Театр фестивальдә Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлеге гранты ярдәме белән  Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Анам кыры» спектаклен тәкъдим итте. 
     Дәрәҗәле жюри спектакльнең яңача куелышына, артистлар уенына соклану белдерде. Тамашачы исә аягүрә басып алкышлады, чәчәкләргә күмде, шул рәвешле артистларга олы рәхмәтен җиткерде.
     Артистларыбыз дүрт көн буена  фестивальдә катнашкан бар театрларның спектакльләрен карадылар, тәҗрибә тупладылар, аралаштылар.
     Казах иленең табигате гаҗәеп матур, түбәләрендә кар яткан таулары гына да ни тора! Күз күреме җирдә җәйрәп яткан далаларына, зәп-зәңгәр сулы елгаларына сокланмый мөмкин түгел. Ачык йөзле, тәмле телле кешеләре, телеңне йотарлык милли ризыклары һәрчак күңелдә калыр.
    29 октябрь көнне театр труппасы «Чыңгыз Айтматовның әдәби мирасын яңа театраль тел аша ачу» номинациясендә җиңү яулап, дипломнар һәм акчалата бүләк алып, исән-сау Түбән Камага кайтып җитте.


← Барлык яңалыклар