Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Шомбай "Балкыш" та кунакта булып кайтты

Шомбай "Балкыш" та кунакта булып кайтты

     "Көзге шәфкатьлелек атнасы"нда артистлар "Балкыш" социаль-терләкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче кечкенә дусларыбызга Разил Валиевның "Шомбай маҗаралары" әкиятен күрсәтеп кайттылар. 

      Шат күңелле, тапкыр, акыллы Шомбай серле көчкә ия –  төрле кыяфәтләргә керә ала. Шул сыйфаты аркасында ул Шүрәле белән Су анасын бар дөньяның бердәнбер хуҗасы булырга теләгән явыз һәм комсыз Убыр патшадан коткара. Шүрәлегә балтасын, Су анасына алтын тарагын кайтарып бирә. Шомбай ярдәме белән табигать терелә, урман-кырлар яшәрә, диңгез-күлләр суга туя.

           Әкият геройлары ярдәме белән бала явызлыкның, начар уй-шөгыльләрнең яхшыга илтмәвен аңлый. Табигатьнең аның да ярдәменә мохтаҗ икәнлегенә төшенә.


← Барлык яңалыклар