Түбән Каманың 50 еллык юбилеена багышланган бәйрәм чараларының берсе "Гаилә" паркын тантаналы ачу булды. Театрыбыз артистлары Мәскәү режиссеры Юрий Макеев җитәкчелегендә "Венециядә яшәүче бер гаиләнең тарихы" дип аталган урам спектакле әзерләделәр. Бу күңелле тарихта артистлар Альберт Ибраһимов, Раушан Әсәтов, Альбина Әгъләмова, Алмаз Хөсәенов, Алина Манойлова, Салават Гафиуллин, Аида Куянова, Эльвира Фәттәхова, шулай ук паркка ял итәргә, бәйрәмдә күңел ачарга килгән шәһәрдәшләребез катнашты.
Спектакль бер гаиләдәге әби белән бабайның танышу, мәхәббәт тарихы турында сөйли. Алар тормышта дүрт кагыйдә буенча яшиләр һәм тамашачыларны да шуңа өндиләр: һәрбер эшне яратып эшләргә, бар эшне дә чиста куллар белән эшләргә, түземле булырга, игътибарлы булырга. Бу күңелле тарихта артистлар белән бергә төп рольләрне тамашачыларыбыз да башкарды.
