Театр үзенең 27 сезонын 22 август көнне Туфан Миңнуллинның туган ягы Кама Тамагы районында «Кызлар кызык итәләр» спектакле белән ачып җибәрде. Бу спектакль театрыбызның иң беренче спектакле. Узган ел ул кабат торгызылды.
Кама Тамагындагы гастрольләр 29 августка кадәр дәвам иттеләр. Театраль атна дәвамында Кыртапа, Бәрлегуҗа, Олы Кариле, Кече Салтык, Каратал, Олы Мәрәтхуҗа, Кама Тамагы театр сөючеләре рәхәтләнеп спектакльләребезне карадылар!
