Августның уттай кызган ике атнасында артистларыбыз парктагы яшел агачлардан төшкән салкынча күләгәдә яталар. Менә ничек рәхәтләнеп ял итәләр икән, дип уйлыйсызмы? Юк шул,дусларым, алар анда тырышып, янып - көеп, шул кыска срокта спектакль чыгаралар. Мәскәү режиссеры Юрий Макеев җитәкчелегендә "Венециядә яшәүче гаиләнең тарихы" дип аталган урам спектакле шәһәр көне бәйрәм ителәчәк 20 августка әзер булырга тиеш!!!
Шәһәр паркында урам спектакле репетицияләре

← Барлык яңалыклар
