Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

"Рәхмәт хаты" да, мактаулы исем дә, машина да!!!

"Рәхмәт хаты" да, мактаулы исем дә, машина да!!!

   27 гыйнвар көнне В.Качалов театрында уздырылган ТР мәдәният Министрлыгының ТР  Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында үткән 2014 ел нәтиҗәләре буенча еллык киңәйтелгән коллегия утырышы булды. Иң алдынгы мәдәният, сәнгать хезмәткәрләренә һәм кинемотографиягә   ярдәм итү йөзеннән грантлар, РФ һәм ТР тарафыннан республика театры артистларына мактаулы исемнәр тапшырылды. Шулар арасында безнекеләр дә бар!
                                                             Рәхмәт хаты!

     Түбән Кама театрының баш режиссеры Р.В.Галиевка "Мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне һәм күп еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен", РФ мәдәният Министрлыгы исеменнән “Рәхмәт хаты”н  РФ Мәдәният министры урынбасары Г. П.Ивлиев тапшырды.
                                                                 Мактаулы исем!

Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Альберт Ибраһимов театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исемгә лаек булды!  Югары бүләкне  Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

                                                              Театрга бүләк -машина!
  Салих Сәйдәшев  исемендәге Зур концертлар залы алдындагы  мәйданда ТР мәдәният һәм сәнгать  учреждениеләренә автомобиль ачкычлары тапшырылды.
 Түбән Кама театрына 25 еллык юбилей елында  “Ford Focus” җиңел машинасының ачкычы театрның директоры Р.В.Галиевка тапшырылды.  

                                 Без аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм горурланабыз!


← Барлык яңалыклар