Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе

Түбән Кама шәһәрендә быел унбишенче тапкыр 11-21 февраль көннәрендә туган тел декадасы үткәрелде. Декада кысаларында 11 февраль көнне  Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары шәһәр мәктәпләре белән берлектә оештырылган  “Мин татарча сөйләшәм” республика акциясендә катнашты. Балалар башта М. Гыйләҗевның “Яра” спектаклен карадылар, аннары командаларга бүленеп, безнең театр, шәһәрдәге мәдәният учаклары, Бөек Ватан сугышы темаларына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, артистлар белән аралаштылар. Барлык ярышларның да бер төп шарты булды: сөйләшү, сораулар, җаваплар бирү, аралашу бары тик татар телендә генә булырга тиеш.  


← Барлык яңалыклар