Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры 16-20 мартта Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында гастрольләрдә булды.
Казан театр сөючеләре Т.Миңнуллинның “Нәзер” комедиясен, Р.Галиевның “Кадер кичәсе” драмасын, Л.Леронның “СыСыСыР да ясалганнар” комедиясен, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган А.Гыйләҗевның “Яра”, Н.Гыйматдинованың “Бүре каны” драмаларын карадылар.
21 март көнне Буа сатира театрында Р.Галиевның “Кадер кичәсе” драмасы күрсәтелде. (2015)

