23 нче апрель көнне Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында театрның яшьтәше, якын дусты, хезмәттәше булган, шәһәребездә чыгучы “Туган як” газетасының 25 еллыгына багышланган юбилей кичәсе булып узды.
Халык шагыйре, якташыбыз Разил Вәлиев заманында “Туган як”та түбәндәгеләрне язып чыккан иде: “Түбән Каманы чын татар шәһәре итү өчен өч кенә нәрсә: иманлы кешеләр җыела торган урын – мәчет, адәмнәргә рухи көч бирүче милли театр һәм халыкка кыйбла күрсәтүче мөстәкыйль татар газетасы гына җитми иде. Мең шөкер, шушы өч максатның өчесенә дә ирешү юлына бастык”. Театрыбыз ның яшь артистлары Эльвира Ульданова һәм Алмаз Хөсәенов күңел җылыларын кушып алып барган затлы юбилей кичәсе шәһәрдәшләребез күңеленә хуш килде. Сүз кодрәтле, зур көч. Фикердәшебез “Туган як”ка тагын да көчлерәк булуын телибез! (2015)

