logo
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге
Түбән Кама татар дәүләт драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Архив

Карурман аша

Әкият
0+
  • Спектакль турында

   Элек-электән    халык  үзенең   кичкән  тормышын    карурман  кичү  белән  тиңләгән. Шуңа  күрә  халкыбыз  арасында  карурман  турында  төрле  җырлар  туган, аларга  тирән  мәгънә   салынган.

   Әсәрдә   27 яшенә кадәр  шагыйрь   кичкән  тормыш   күрсәтелә.Тукай  кичкән   юл әсәрдә  халкыбыз  язмышы   белән  бәйләп  бирелә.Тукай  тугач  та  Наданов  дигән   атаклы   җен    шагыйрьнең   дөньяга   тууын   сизә  һәм   болай  дип  фикер   йөртә:

“Миннән  дә  көчле  зат  булырга  тиеш  түгел, бары  Наданов  кына  атаклы “,- дип уйлый. Үзеннән  дә  атаклы  кешене  булдырмаска, аның  киләчәге  булмаска  тиеш дигән  максатны  алга  куя. Үзенең  иярченнәрен  шагыйрьгә  каршы  котырта. Ләкин дөньялыкта  шагыйрьләр  көче  әүлияләр  көче  белән  бертигез  санала.

   Җирдә   шагыйрь  кичергән  авыр  тормыш  фәлсәфи-символик  рәвештә , шушы  кара  көчләр  тарафыннан   эшләнелгән  дип  әсәрдә күрсәтелә. (Тукайның  әти-әнисе  үлеме, базарларда   кулдан-кулга  бирелү, гаиләдән-гаиләгә  күчү, авыруы).

   Барлык  авырлыкларны  кичеп  шагыйрь үзенең  үлемсезлеген  яулый.

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!