Хөрмәтле шәһәрдәшләр!
Сезне “Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында үтүче “Театрда шигърият” кичәсенә чакырабыз.
Шигъри бәйрәмдә театрыбыз артистлары, “Бишегем” балалар театрының яшь артистлары, шәһәрдәшләр башкаруында шигырьләр тыңларбыз!
Күренекле татар шагыйре Сәгыйть Рәмиевнең шул исемдәге шигыре буенча куелган “Таң вакыты” пластик спектаклен карарбыз!
“Театрда кич утыру” исемле яңа проект кысаларында халкыбызның уеннарын уйнарбыз, җырларбыз, биербез, тәмләп чәй эчәрбез!
Кичә 25 нче апрельдә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының зур залында үтәчәк
16.00 сәгатьтә башлана.
Керү ирекле. Көтеп калабыз!