logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Новости

17 января - День артиста!

    17 гыйнварда, беренче тапкыр Артистлар көне бәйрәм ителә! Ул театр, кино, цирк артистлары, шулай ук музыкантлар һәм эстрада башкаручыларының яңа һөнәри бәйрәме. Бәйрәм актерлык осталыгы системасын булдыручы Константин Станиславскийның туган көненә туры килә.

    Бүгенге көндә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында 24 артист иҗат итә. Яңа бәйрәм көне уңаеннан иҗади көчләребезнең һәрберсенең исемен атап үтик әле: Татарстанның халык артисты Рөстәм Галиев, Татарстанның атказанган артистлары Гөлназ Фәхразиева, Фарил Вафиев, Альберт Ибраһимов, Дилә Карпова, Физалия Гыйниятуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнур Галиева, артистлар Люзия Чупашева Альбина Карабулут, Сәрия Әхсәнова, Гүзәл Шәмәрданова, Юрий Павлов, Эльвира һәм Раушан Әсәтовлар, Рафил Зәйнуллин, Нурсәнә һәм Алмаз Хөсәеновлар, Гүзәлия һәм Динар Терентьевлар, Таңсылу Сәләхова, Сабира Усманова, Ләйсән Әхмәтҗанова, Тамчыгөл Сибгатуллина, Ләйсән Каюмова.

    Матур бәйрәм көнендә безнең театрда озак еллар эшләп киткән, матур образлары белән тамашачыларны сөендергән Рәис Галиевны да сагынып искә алабыз, аңа ныклы исәнлек, озын гомер телибез. Театрыбызның беренче артистларын, аның үсешенә үз өлешен кертеп, бездә эшләп киткән бар артистларны да рәхмәт хисләре белән искә ала торган көн бу.

    Бүгенге көндә хезмәт куючылар арасында театрыбызны бар итеп, нигез салынган көннән үк аңа үзен багышлаучылар да, урта буын артистлары да, күптән түгел генә труппага килеп кушылганнар да бар.

    Һәрберсе талантлы иҗатчы, үзфикерле, үзенчәлекле, егәрле, уникаль шәхес. Алар театрда яшәп, спектакльләр чыгаралар, гастрольләрдә йөриләр, халыкара, бөтенроссия, республикакүләм фестивальләрдә, бәйгеләрдә чыгыш ясыйлар, республикада, шәһәрдә үтүче чараларда, проектларда катнашалар, төрле кичәләр, телевизион тапшырулар алып баралар. Күпсанлы бәйгеләрнең жюри әгъзалары да алар, үзләре дә төрледән-төрле бәйге катнашучылары. Араларында югары белем алучылар да бар. Иҗади практикумнарда, лабороторияләрдә, мастер-классларда осталыкларын да үстерәләр, төрле проект авторлары, аларны тормышка ашыручылар да үзләре. 

    Кадерле артистларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!

Тамашачы күңелендә калырлык, күңелегезгә канәгатьлек хисе китерерлек затлы рольләр, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарыгызның сезгә терәк булуын телибез! (2026)

  

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!