27 нче октябрьдә театрыбызда Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины, Россия Федерациясе театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиевка 65 яшь тулуга багышланган «Күңел түре» дип исемләнгән юбилей кичәсе булып узды.
Рөстәм абыйны хөрмәт итеп, олылап килгән кунаклар арасында Түбән Кама муниципаль районының мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Кәримуллина, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, язучылар, шагыйрьләр, Г. Камал, К. Тинчурин, Г. Кариев исемендәге башкалабыз театрлары, Әлмәт, Минзәлә, Әтнә, Түбән Кама яшь тамашачы театрлары, М. Гафури исемендәге башкорт академия драма театрыннан коллегаларыбыз, Түбән Каманың мәдәният, сәнгать әһелләре, якташлары, туганнары бар иде.
Ямьле кичне Шәмсия Җиһангирова, Руслан Кираметдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Марат Фәйрушин, Ләйсән Әхмәтҗанова, Эльвира һәм Раушан Әсәтовлар, Гөлназ Куканос башкаруында җырлар тагын да матурлады. Җылы, рәхәт кичә матур истәлек булып күңелләрдә озак сакланыр.
Иҗат бәйрәменең сценарий авторы Рүзәл Мөхәммәтшин, режиссеры Лилия Әхмәтова. (2025)
Тимур Мозаффаров фотолары.